- сәке
- Элекке авыл өченә хас, идәннән ярты метр чамасы күтәртеп җәйгән калын такталардан торган утыру-яту урыны (табын итеп тә файдаланылган олы сәке бөтен түрне алып тора, ә ян сәке гадәттә бер генә озын тактадан һәм йөзлексез була). Сәкегә охшатып ясалган бүтән утыру-яту урыны вагон сәкесе
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.